- 25.02.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда 2020нче ел башыннан бирле дүртенче тапкыр температура рекорды теркәлгән. Казан-Сокол авиация метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 19нчы февральдә Татарстан башкаласында максималь температура +2 градус тәшкил иткән. Моңа кадәр абсолют максимум 57 ел элек булган. 1963нче елда Казан метеостанциясендә һава температурасы 1,8 градуска кадәр күтәрелгән.
Комментарии