- 25.02.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллының Боровецкий урманындагы «Тонус» ял базасында ял иткән 7-17 яшьлек алты бала һәм үсмерне больницага озатканнар. Бассейнда коенганнан соң, хәлләре киткән. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар хлор пары белән агуланган. «Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Комментарии