- 24.12.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2020нче елның 1нче гыйнварыннан Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30 сумга кадәр арттыру турында карар чыгарды. Автобус, троллейбус һәм трамвайда йөрү бәясе 30 сум була, моңарчы ул 27 сум иде. Транспорт картасы белән түләгәндә билет бәясе 27 сум. Метрода йөрү бәясе үзгәрми.
Комментарии