- 24.12.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
2020нче елда табибларга яман шешне профилактик тикшерү яки диспансеризация үткәргәндә беренче тапкыр ачыклаган һәр очрак өчен премия түләнәчәк. Бу программага Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан 1,2 млрд сум бүлеп бирелә. Түләү 1 мең сум тәшкил итәчәк — 500 сум табибка һәм 500 сум диагностика уздырган белгечкә. Быел июльдән Башкортстанда табибларга шулай премия бирә башлаганнар иде инде.
Комментарии