- 24.12.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз 500 мең сум алимент бурычы өчен җәзага тартылган. Ул элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Лениногорскида яшәүче бу ханым, үзенең кечкенә балаларын тәрбияләү өчен, хезмәт хакының 1/3 өлешен түләргә тиеш булган. Тик матди ярдәм күрсәтүдән качып йөргән. Суд аңа хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тотып калу һәм ярты ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән.
Комментарии