Ташламалы ипотека

Русиядә торак сертификаты кулланган ятим балаларга 2-6 процентлы кредит бирергә тәкъдим иттеләр. «Известия» хәбәренчә,

балалар йортында тәрбияләнеп чыккан 200 меңгә якын бала балигъ булганнан соң фатир ала алмаган. Моның төп сәбәбе — финанслар җитмәү. Әлеге проблеманы тулысынча хәл итү өчен берьюлы 265 млрд сумга якын акча кирәк.

Комментарии