Ут белән шаярган

Бөгелмә районында дүрт яшьлек малай фатирга ут төрткән, дип яза «Татар-информ». Ике катлы йортның беренче катындагы зур булмаган фатирда биш балалы гаилә яшәгән. Өлкәннәр йокларга яткач, игезәк малайларның берсе, шырпы алып, аш бүлмәсендәге эскәтергә ут төрткән. Хәбәр иткеч сигналын ишетеп, олылар йокысыннан уянган һәм балаларын урамга алып чыгып китә алган. Сөрем газы белән агуланган гаиләне больницага озатканнар.

Комментарии