Урлаганнар

Чистай районы кулланучылар җәмгыяте директоры һәм баш хисапчысы, пайчылар карарларын һәм беркетмәләрен үзгәртеп, 45 млн сумлык күчемсез милек урлаганнар, дип яза «Татар-информ». Аларга «Аеруча зур күләмдә төркем белән кылынган мошенниклык» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Суд райпо идарәсенең 61 яшьлек җитәкчесен һәм 65 яшьлек баш хисапчысын гаепле дип таныган, 3 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иткән.

Комментарии