- 24.07.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан приставлары билгесез затларның Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе исеменнән ялган хатлар таратуы турында кисәтә. Мошенниклар электрон почтага бурычны түләп бетерү таләбе язылган хатлар җибәрә. Хатка билгесез счетлар күрсәтелгән файл яки вируслы кушымта беркетәләр. Игътибарлы булыгыз: суд приставлары хезмәте бурыч турындагы мәгълүматны электрон почта аша җибәрми.
Комментарии