Печән янган

Әгерҗе районында крестьян-фермер хуҗалыгында гомуми авырлыгы 160 тонна булган 400 түк печән янган, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Зыян күләме 200 мең сум дип билгеләнгән. Беренче фаразларга караганда, янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан.

Комментарии