- 24.04.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстандагы 8 сәүдә һәм күңел ачу үзәге янгын иминлеге таләпләренә җавап бирми. Республика прокуратурасы әлеге үзәкләрне ябуны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Ябылырга мөмкин булган 8 бина арасында Алабугадагы «Батыр» фитнес үзәге, Яшел Үзәндәге «Березка», Алексеевскида «Аляска» сәүдә үзәкләре, Сарман районындагы Җәлил бистәсе мәдәният йорты, Биектауда «Биек Тау» сәүдә йорты, Балык Бистәсендә «Чингизхан» офис үзәге, Иске Шәледә «Пятерочка» кибете бар.
Комментарии