- 24.03.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Түбән Каманың Урманлы урамындагы урман полосасы янында пакетка салынган ир-ат башы табылган. Аңа эте белән йөрергә чыккан кеше тап була. Эт пакет янында туктала, ә хуҗасы пакетны ачып карый һәм ир-ат башын күрә. Ул бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә табылдык турында хәбәр итә. Әлегә мәрхүмнең шәхесен ачыклый алмыйлар, тәннең башка өлешләре табылмаган.
Комментарии