КамАЗ үзгәрә?

Автозавод үзгәрешләргә әзерләнә. КамАЗ дөнья күләмендә көндәшлек тудыра алырдай яңа төр машиналар җитештерә башларга уйлый, шул сәбәпле логотибын һәм исемен алыштырырга мөмкин. Әлегә җитәкчелек бер карарга килмәгән: компаниянең тарихи исемен өлешчә генә саклап калып, яңа модельләргә башка исем уйларгамы, әллә атаманы гомумән үзгәртергәме. Үзгәрешләр 500 мең еврога төшәргә мөмкин.

Комментарии