Телне һәм Шмаковны яклап

23нче октябрьдә Татар иҗтимагый үзәге Казанда «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаковны һәм татар телен яклап, пикет уздырды. Тинчурин скверында егермеләп татар активисты һәм Аксакаллар шурасы вәкилләре катнашында үткән пикетта «Павел Шмаков – татарның милли каһарманы», «Татар теле өчен көрәш – татар дәүләтчелеге өчен көрәш», «Татар халкы ассимиляция сәясәтенә каршы» һәм башка шигарьләр күтәрелде.

Комментарии