Салют була

Русиядә Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә уздырылачак парадларны билгесез вакытка күчерделәр. 9нчы май көнне массакүләм чаралар үткәрелмәсә дә, Татарстанда традицион бәйрәм салюты булачак. Шул ук көнне волонтерлар 2500дән күбрәк истәлекле урын һәм хәрби каберлекне төзекләндерәчәк. Шулай ук һәйкәлләргә һәм обелискларга чәчәкләр салу, Казанда совет солдатына һәйкәл ачу, телевизордан бәйрәм концерты күрсәтү планлаштырыла.

Комментарии