- 23.04.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ир бизнесын, сигез баласын хатынына калдырып, урманга яшәргә киткән. Биредә ул 6 ел яши һәм шәһәргә әйләнеп кайтырга теләми. Урманга китүнең сәбәбе гаиләдәге проблемаларга бәйле булган. Ир үзенә торак, ачык һавада аш-су өстәле корган. Урындыклар урынына агач төпләре куелган, савыт-сабасы бар. Ир янына тормышта авыр хәлдә калган кешеләр психологик ярдәм сорап килә башлаган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Комментарии