- 23.04.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр» (Reporters Without Borders (RSF) хокук яклау оешмасы дөньяда сүз иреген бозу турында еллык хисап чыгарды. Русия быел рейтингта 180 ил арасында 149нчы урында урнашкан һәм матбугат иреге кысылган дип бәяләнгән дәүләтләр рәтенә кергән. Былтыр Русия 148нче урында иде. Хокук яклаучылар Русиядә нигезсез кулга алулар һәм тентүләр, бәйсез медиага һәм интернетка басым ясау очракларын санап китә.
Комментарии