- 23.04.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Катлаулы хәлдә калганнарга ипотека буенча түләүләрне туктатырга яки киметергә мөмкинлек бирүче «ипотека каникуллары» турындагы закон хупланды. Аннан катлаулы тормыш хәлендә калган гражданнарга: эшсез сыйфатында теркәлүчеләр һәм эш эзләүчеләр файдалана ала. Моннан тыш, I яки II төркем инвалидлары дип танылган гражданнар ипотека буенча түләүләрне кичектереп тора ала. Әлеге хокуктан шулай ук тәрбиясендә эшли алмаучы гаилә әгъзалары булган, хезмәткә яраклы якын кешесе үлгән кешеләр файдалана ала. Алар өчен ярты елга ташламалы вакыт кертеләчәк.
Комментарии