Якеменко Чаллы җинаятьчеләре белән бәйлеме?

“Независимая газета” язганча, “Наши” төркеменә нигез салучы, Русиянең яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы башлыгы Василий Якеменконың Чаллыдагы “29 комплекс” җинаятьчел төркеме белән бәйләнеше раслану тапкан. Ул әлеге төркемгә кагылышы булган “Акбарс” оешмасында ярты ел эшләп киткән дигән мәгълумат бар. Кайбер журналистлар исә Якеменко ул фирманы гамәлгә куючыларның берсе дип тә белдерде. Ләкин Якеменкога карата җинаять эше кузгатылмады. 2006 елда “29 комплекс” төркеменең 32 әгъзасына суд җәмгысе 400 еллык срок бирде. Алар , кешеләр урлау һәм 14 кешене үтерүдә гаепле дип табылдылар.

Комментарии