Түрәләрне укыталар

Башкалада түрәләрне татарчага өйрәтәләр. Казан (Идел буе) федераль университетында түрәләр өчен эшлекле татар теле курслары башлангыч алган. «Дәүләт хезмәткәрләре өчен татар теле» квалификацияне күтәрү программасы Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданында уза. Хәзерге вакытта биредә ике төркем укый: рус телле тыңлаучылар эшлекле татар теленең башлангыч дәрәҗәсен өйрәнәчәк, икенче төркем өчен тирәнтен өйрәнү каралган. Өйрәнү программасында – Татарстанда тел сәясәте, татар әдәби теле, эшлекле татар стиле үзенчәлекләре, эшлекле өлкәдә коммуникация белән таныштыру. Курслар 23нче мартта тәмамлана.

Комментарии