Грипп борчыса

Роспотребнадзор Татарстанда грипп буенча кайнар линия ача. Грипп, шулай ук кискен тын юлы авырулары буенча сораулары булган Татарстан халкы кайнар линиягә 22нче гыйнвардан 5нче февральгә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Белгечләр кызыксынучыларга балаларны эпидемия көчле булган урыннарда авыру йоктырудан саклау ысуллары турында да сөйләячәк. Кайнар линия телефоннары – 238-52-11 һәм 238-96-84.

Комментарии