Дан кирәкми

Уфада яшәүче сигез бала анасы Юлия Вольф «Ана даны» медален Башкортстан башлыгына кире кайтарган. Шулай итеп ул республикада күп балалы гаиләләрнең яклаусыз булуына игътибар юнәлдерергә тели, чөнки ананы сигез баласы белән бергә авария хәлендәге йортыннан 12 квадрат метрлы бүлмәгә күчерергә җыенганнар. Медаль белән гаризаны Юлия Вольф Башкортстан башлыгының кабул итү бүлмәсендә калдырган.

Комментарии