- 22.10.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Тиздән Республика клиник хастаханәсендә үпкә күчереп утырту операцияләрен ясый башлаячаклар. Ул үпкә трансплантациясе буенча Идел буе округында беренче төбәкара үзәк булачак. Русиядә чит кеше үпкәсе күчереп утыртылган берничә дистә кеше генә бар. Үпкә трансплантациясе – барлык органнар арасында, йөрәк, бөер, бавыр белән чагыштырганда, иң катлаулысы. Яңа үпкә кеше гомерен уртача 7 елга арттыра. Татарстанда үпкә күчереп утыртуга чират исемлеге киләсе елдан ачылачак. Табиблар андыйларның саны елына 25-30 кеше булыр дип уйлый.
Комментарии