Авызын ябыштырган

Әлмәттә бер укытучы, дәрестә сөйләшкәннәре өчен, беренче сыйныф укучыларының авызларын скотч белән ябыштырган. Хәзер тикшерү эшләре бара. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, бу очракта төп гаеп – балаларның дөрес тәрбияләнмәве. «Әлмәт укытучысы моны, мөгаен, балаларның шаяруына түзә алмаганга эшләгәндер. Хәзер балалар бик шук», ди ул «Ватаным Татарстан» газетасына биргән шәрехләмәсендә.

Комментарии