- 22.07.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия студентларының дәүләт стипендиясен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкиннәр, дип хәбәр итә ТАСС. Моның өчен дәүләт бюджетыннан 8 миллиард сум акча бүленәчәк. Ел башыннан минималь хезмәт хакы 12130 мең сум тәшкил итә. РФ Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган уку елы башында дәүләт академик стипендиясенең уртача күләме РФ буенча 2,98 мең сум булган.
Комментарии