Саксызлык аркасында

Яшел Үзән районында ике яшьлек бала автобустан егылып төшкән. Гадәттән тыш хәл Васильево бистәсендәге 43нче йорт каршында булган. Автобус йөртүче барлык пассажирларның да транспорттан төшеп беткәнен карап тормыйча, кузгалып китә. Нәтиҗәдә, бала коляскасы бер якка авышкан һәм анда утырган малай егылып төшкән, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Комментарии