- 22.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
18 апрельдә Татарстанның Югары суды “Севастопольские” төркеме буенча җинаять эшен яңадан тикшерә башлаячак. Оешма 90нчы еллар башында “Жилка” белән ачыктан-ачык сугыш алып баруы белән танылды. Лидерларының берсе – Дракон кушаматлы Радик Йосыпов. Гаепләнүчеләр арасында шулай ук “Рубин” футбол клубының элеккеге спорт директоры Рөстәм Сайманов та бар иде. Узган елның 17 августында Югары суд карары белән төркем әгъзаларына төрле сроклар бирделәр. Күпсанлы үтерешләр булса да, иң зур срок тугыз ел ярым булды, ә Йосыпов-Драконны суд залында ук азат иттеләр. Прокуратура мондый карар белән килешмәде. Хәзер хөкемдарлар эшне яңабаштан сүтәргә тиеш.
Комментарии