- 22.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Бөгелмә районының Татар Димескәе авылында полицейскийлар 52 яшьлек җинаятьчене атып үтерде. Хокук сакчылары аны кулга алырга маташканда, ул кесәсеннән граната тартып чыгара һәм шартлату белән яный. Бер полицейский теге бәндәгә ут ача, икенчесе алкасы алынган гранатаны эләктереп, читкә ташлый. Шартлаудан беркем дә зыян күрми. Җинаятьче шунда ук җан бирә. Ул 2009 елда өч кешене үтергәне өчен халыкара эзләүдә булган.
Комментарии