- 22.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
“Мәскәү яңалыклары” нәшрият йортының Русия башкаласындагы реклама компаниясе яшерен цензурага дучар булды. Алар урамнарда Тютчевның “Русиянең Петр Бөеккә кадәрге тарихы – тулысы белән матәм, Петр Бөектән соңы – тулысы белән җинаять” дигән сүзләре язылган щитлар урнаштырган. Шимбәдә ул щитлар кинәт юкка чыккан. Кемнең эшедер – редакциядә белмиләр. Моннан тыш, нәшрият йорты үз компаниясендә бөек шәхесләрнең башка цитаталарын да куллана. “Ялагай җүләр дошманнан куркынычрак” (Крылов), “Русия – фасадлар иле” (Астольф де Кюстин), “Зур империя зур бәлеш төсле – читләрен кимерү җайлырак” (Франклин) дигәннәренә әлегә тимәгәннәр.
Комментарии