Арчалылар якташларын барлый

якташлык җәмгыяте – республикабыз башкаласында иң уңышлы эшләүче оешмаларның берсе. Төрле очрашулар аша үз якташларын барлап тора ул. 28 мартта милли мәдәни үзәгендә шундый җыенның чираттагысы үтәчәк. Тукай якташлары зур концерт программасы да әзерләгән. “Бер-беребезнең хәлен белешеп, бәйрәм итеп, чәй табыны янында серләшеп утырачакбыз, әлбәттә, яңа танышлар да барларбыз”, – дип ышандыра Арча якташлык җәмгыяте президенты Тәлгать Шиһабиев һәм барлык якташларын да 28 мартта НКЦ бинасына чакыра. Башлана 17 сәгатьтә, керү ирекле.

Тел. 299–00–62, 295–49–04.

Комментарии