Кыйммәтләнәме?

Федераль антимонополь хезмәте (ФАС) оешмасы сайлаулардан соң бензин бәяләре кинәт үсәр дип фараз итми. Ведомство башлыгы Игорь Артемьев сүзләренчә, хәзер бәяләр тотрыкланган. Ел башыннан дизель ягулыгы 0,3 %ка кыйммәтләнсә, бензин 0,4 %ка арзанайган. Хәзер Русиядә бензин бәясе дөнья дәрәҗәсендәге хаклар белән тигезләште, ди Артемьев. Шуңа нефть компанияләре бәяләрне үстерә башласа, ФАС тарафыннан эш кузгатылачак, дип кисәтә түрә.

Әмма ягулык базарында эшләүчеләр башкача фараз җиткерә. Быел бензин аз дигәндә 13 %ка кыйммәтләнәчәк, дип белдерә Русия ягулык берлеге президенты Евгений Аркуша.

Комментарии