- 21.11.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Редакциябез «Безнең гәҗит»тән тыш тагын 2 газета нәшер итә. Сәламәт булу серләре, дәвалану алымнары, халык медицинасы, йорт-җир, яшәеш өчен кирәкле киңәшләр бирүче «Шифалы гәҗит»нең һәм укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьлар, аларның эч серләре, гыйбрәтле язмышлар турында сөйләүче «Серләр гәҗите»нең ноябрь саны укучыларына барып иреште. Язылучылар, бу атнада килмәсә, почтага мөрәҗәгать итсен. «Шифалы гәҗит»нең язылу индексы П3321, «Серләр гәҗите»неке – П3322. Бу газеталарга да 1 – 10нчы декабрь арасында абунәче ункөнлегендә 26 сум 40 тиенгә арзангарак язылып калып була. Алар редакциябезнең төп газетасы «Безнең гәҗит»нең дәвамы буларак нәшер ителә, ләкин «Безнең гәҗит»не кабатламый. Ягъни «Безнең гәҗит»тәге киңәш һәм татарча сериал сәхифәләренең киңәйтелгән, аерым газеталары. Кызганыч, әлегә аларга Татарстан почталарында гына язылып була.
Комментарии