Тычкан бизгәге

Буада яшәүче 29 яшьлек ир-ат тычкан бизгәге авыруын йоктырган, дип яза җирле «Байрак» басмасы. «Гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль дәүләт учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова белдерүенчә, ир гаражын сүткәндә, тычкан күпләп оялап яткан җирдә бәвел исе сизгән. Озакламый үзен начар хис итә башлаган. Ул һава юлы белән тычкан бизгәге эләктергән.

Комментарии