- 21.11.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Татарстанда җирле үзидарә» журналы хәбәр итүенчә, республиканың 872 җирлегендә референдум үткән, шуның 858е дөрес оештырылган, дип табылган: тавыш бирергә килүчеләр саны 50 проценттан артып киткән. Ике муниципаль берәмлек кенә үзара салым җыюга каршы тавыш биргән: Югары Ослан районының Шеланга һәм Чирмешән районының Яңа Чирмешән җирлекләре. 14 җирлектә референдум бөтенләй узмаган. Лаеш районында үзара салымның күләмен 500, ә Яшел Үзәндә 100 сум итеп сайлаганнар.
Комментарии