Бәя тагын арта

Киләсе елда Русиядә бер литр бензинның ваклап сату бәясе 50 сумнан да артып китәргә мөмкин. Бу хакта «Федераль яңалыклар агентлыгы»на сылтама ясап «Известия» яза. Карта ярдәмендә түләгәндә, бензинның хакы 10-40 тиенгә арзанрак булачак. Ерак Көнчыгыш һәм Үзәк Русиядәге бәяләрдә сизелерлек аерма булмаячак, дип искәртә экспертлар.

Комментарии