- 21.08.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
23-27нче августта Казанда эшче һөнәрләр буенча WorldSkills 2019 чемпионаты узуга бәйле рәвештә кайбер автобус, трамвай һәм троллейбус маршрутларының эш вакыты үзгәрәчәк. 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 35, 35а, 37, 47, 53, 56, 63, 68, 72, 74, 75 һәм 91нче маршрут автобуслары, 1, 5нче трамвайлар, шулай ук 7нче троллейбус иртәнге 4.30 сәгатьтә йөри башлаячак һәм 23.30 сәгатьтә үз эшен тәмамлаячак.
Комментарии