Китереп бирәләр

Казандагы күпфункцияле үзәк халыкка өстәмә хезмәтләр күрсәтә башлады. Хәзер әзер булган Русия һәм чит ил паспортларын, машина йөртү таныклыгын тиешле урынга китереп бирәләр. Күчмә хезмәт күрсәтү исемлегендә барлыгы 45 хезмәт бар. Документларны кабул итү хезмәте бәясе – 1114 сум, тапшыру буенча – 650 сум.

Комментарии