- 21.01.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
92 яшьлек әбине кыйнаган һәм көчләгән татарстанлыны биш ел ярымга колониягә озатканнар. Узган елның 1нче октябрендә Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-ат өлкән яшьтәге хатын-кызның өенә бәреп кергән һәм җенси элемтәгә керүне таләп иткән. Әби баш тарткач, ир-ат берничә тапкыр аның битенә суккан һәм карчыкны көчләгән.
Комментарии