- 21.01.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда эшчесен ат таптаган сөтчелек фермасы башлыгына карата суд булачак. Узган ел Апас районының «Тәүгилде» сөтчелек фермасына 52 яшьлек кешене алалар. Ирне, бу һөнәргә өйрәтелмәсә дә, терлекче итеп эшләтәләр. Ноябрь башында терлекләргә азык алып килергә җибәрәләр, әмма ул куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтелмәгән була. Азык ташыган вакытта ат янәшәсеннән бара, ә кагыйдә буенча ул арбада утырырга һәм аннан идарә итәргә тиеш. Күпмедер вакыттан соң бия сикергәләп китә, ир егыла, ә хайван аның өстенә баса, шуннан соң эшче өстеннән арба чыга. Ферма хезмәткәрләре зыян күрүчене өенә алып китә, ул анда икенче көнне вафат була.
Комментарии