- 20.12.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Газетабызның бу саны 2017нче ел өчен соңгысы. Киләсе саныбыз 1нче гыйнвар датасы белән 2018нче ел абунәчеләренә Яңа ел каникуллары алдыннан таралачак. Шул рәвешле каникул вакытында да укучыларыбыз газетасыз калмаячак.
Кемнәрдер безнең белән саубуллашкандыр, кемнәр беләндер киләсе елда танышырбыз. Ләкин без бергә булдык. Бергә яшәдек. Кемдер киләсе ел өчен язылырга өлгермәгәндер. Моны әле 25нче гыйнварга кадәр эшләргә мөмкин.
Яңа еллар мөбарәк булсын. Исән-имин яшик.
«Безнең гәҗит» газетасы редакциясе
Комментарии