- 20.12.2016
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллыда яшәүче бер ханым, үз акчасын туздырмый гына, ипотека бурычын каплау җаен тапкан. Ул социаль челтәрендә: «Тиздән Яңа ел, димәк, бүләкләр һәм могҗизалар вакыты. Мин могҗизаларга ышанам һәм иремә гадәти булмаган бүләк ясарга – ипотека бурычын ябарга телим. Моның өчен бөтен дөнья буйлап акча җыярга уйлыйм. Барлык җыелган акча бары тик ипотека түләү өчен генә тотылачак. Үзеңне тылсымчы итеп хис ит!» – дип язып куйган, акча күчерү өчен банк картасы номерын да күрсәткән. Иренә «бүләге» барып чыгамы-юкмы – бу хакта 31нче декабрьдә хәбәр итәчәген белдергән.
Комментарии