- 20.11.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Ел башыннан бирле Татарстанда терлек һәм кош ите җитештерү 395 мең тоннага җиткән. Бу узган елгы күрсәткечләрнең 102 процентын тәшкил итә. Тәүлек саен авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм республиканың фермерлык хуҗалыклары 3,2 мең тонна сөт җитештерә, монысы 2017нче елга караганда 4 процентка күбрәк, дип белдерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Комментарии