- 20.11.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Клиентларның банк счетында «онытып калдырган» кертемнәрен бюджетка тапшырырга тәкъдим иттеләр. РФ Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков «РИА Новости»га хәбәр иткәнчә, андый акчалар миллионнар белән исәпләнә икән. «Шундый ук хәл кыйммәтле кәгазьләр тотучыларга һәм үзләрен күрсәтә алмаган, дивиденд алмаучы, акционерлык җәмгыятьләрендә торучыларга да кагылырга мөмкин», – дигән Аксаков.
Комментарии