Чикләү бетерелде

Казанда җинаятьчеләрне, исерткеч эчемлек яки наркотик кулланудан үлгәннәрне мөселман зиратында җирләүне тыя торган карар үз көченнән чыгарылды. Прокуратура бу чикләүләр федераль канунны боза, чөнки һәр кешегә үлеменнән соң аның теләген истә тотып җирләү гарантияләнергә тиеш, дип саный. «Коммерсант» язуынча, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яңа карарны хуплый. Мөселман кешесе мәчеттән аерылырга тиеш түгел, хәтта гөнаһы булса да, аның җирләнүгә хокукы бар дип саный, мөселман руханилары.

Комментарии