Һәлакәт

20нче март көнне иртән М7 трассасында «Форд» микроавтобусы белән Уфадан Казанга пассажирлар илтүче «ГАЗель» бәрелешкән. Ике кеше шунда ук һәлак булган. Тагын алты кешене Алабуга район больницасына китергәннәр. Аларның икесе бик авыр хәлдә, диелә. Беренче фаразларга караганда, «Форд» микроавтобусы йөртүчесе идарәсен югалткан.

Комментарии