Иделдә балык юк?

Балык тотарга яратучылар тагын чаң кага. Ял көннәрендә ике дистәдән артык казанлы Аракчино бистәсендәге боз юлына җыелды. Алар республикадагы берничә оешманы Идел елгасын пычратуда һәм алар аркасында елгада балык кимүдә гаепләде. Балыкчылар фикеренчә, хәлләр болайрак дәвам итсә, тиздән Иделдә бөтенләй балык калмаячак. Әйләнә-тирәне саклау идарәсе бу нисбәттән тикшерү уздырырга һәм елгадагы экологик хәлне ачыкларга вәгъдә итә.

Комментарии