- 20.02.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Республика халкын атна ахырында өч көн ял көтә. 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23, 24 һәм 25нче февраль көннәре ял көннәре санала. 22нче февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара. Татарстанлыларны март аенда да Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәвамлы яллар көтә. 8нче март – Халыкара хатын-кызлар көне – бәйрәм көне санала. Русия Хөкүмәте карары нигезендә 6нчы гыйнварның ялы 9нчы мартка күчерелде. Шулай итеп, 8, 9, 10 һәм 11нче март көннәре ял көннәре санала. 7нче мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Комментарии