- 20.02.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Узган шимбәдә Казанның Петербург урамындагы бер йортта 16 яшьлек кыз баланың мәетен табып алганнар. Кыз әнисе, энесе һәм үги әтисе белән яшәгән. Әлеге фаҗигагә кадәр ул әнисенә үги әтисенең аны мәсхәрәләве хакында сөйләгән. Хатын шунда ук ирнең өйдән чыгып китүен таләп иткән. Соңрак бөтен гаиләләре белән улларын спорт секциясенә озата киткәннәр. Петербург урамындагы фатирда ир күпмедер вакытка үги кызы белән икәүдән-икәү генә кала, шуннан соң хатынына шалтыратып, кызны үтерүе хакында әйтә. Аннары Һади Такташ урамындагы гаражлар территориясендә үз-үзенә кул сала.
Комментарии