- 20.02.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
14нче февраль, Татарстан агросәнәгать тармагының киңәйтелгән утырышында сөткә бәяләр төшү белән бәйле вазгыятьне хәл итүне сорап, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Президент аңа җавап итеп, бу юнәлештә эшләргә вәгъдә биргән иде. Сочида узган киңәшмәдә ул сөт мәсьәләләре язылган хатны Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка тапшырган. Бу вазгыять буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушып, мәсьәләне хәл итүне Медведев үзенең урынбасары Аркадий Дворковичка йөкләгән.
Комментарии