Керемең азмы?

Татарстанның аз керемле 2 мең пенсионеры бушлай азык-төлек пакеты алачак. Пенсионерларга ул «Мәрхәмәтлелек кәрзине» азык-төлек марафоны кысаларында таратыла. 3нче март көнне Казандагы 204 «Пятерочка», 8 «Перекресток» һәм 3 «Карусель» кибетендә волонтерлар азык-төлек ярдәме кабул итәчәк. Көндезге 2дән алып, кичке 6га кадәр теләгән һәркем, аз керемле пенсионерларга ярдәм йөзеннән, продуктлар китерә ала.

Акциядә катнашу өчен, 3нче март көнне алда санап үтелгән кибетләрдә тиз бозылмый торган он, шикәр комы, үсемлек мае, консерв кебек азык-төлек алып, касса янындагы зонада эшләүче волонтерга тапшыру сорала.

Комментарии